Тавык ите белән яшелчә запеканкасы (рецепт).
Автор: Гөлүзә Василова
Бик тиз һәм җайлы пешерелә торган яшелчә запеканкасы рецептын тәкъдим итәм.
Уртача табага бер тавык түше, 1 уртача суган, уртача зурлыктагы бәрәңге, бер уртача ташкабак, ике помидор, каймак һәм каты сыр кирәк булачак.
Табаны майларга, тавык түшен буйга кисәргә һәм кисәкләргә турап табага тезәргә, өстенә ярымбоҗралап суган...